Яшел Үзән шәһәренең халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә эш бирүчеләр белән эшләү һәм мәшгульлек программалары бүлеге башлыгы Елена Власова үз эшен ачарга теләгән эшсез гражданнарга консультацияләр бирде. Булачак эшкуарлар эшкуарлык эшчәнлеген башлауга ярдәм итү буенча дәүләт хезмәте күрсәтү тәртибе белән таныштылар.
Күрсәтелгән хезмәт кысаларында гражданнар эшкуарлык эшчәнлеген гамәлгә ашыруның максатка ярашлылыгы турында, бизнес-план әзерләү буенча киңәшләр алдылар, бер тапкыр бирелә торган финанс ярдәме белән таныштылар, оештыру-хокукый характердагы, шулай ук отчет документларын бирү тәртибе турында киңәшләр алдылар.