21 март – Халыкара Даун синдромы булган кешеләр көне

2023 елның 21 марты, сишәмбе

Ел саен 21 мартта Халыкара Даун синдромы булган кешеләр көне билгеләп үтелә. Россиядә бу көнне беренче тапкыр 2011 елда билгеләп үттеләр.

Бу көннең максатлары – җәмгыятьнең игътибарын Даун синдромы белән авыручы кешеләрнең проблемаларына җәлеп итү, әлеге авыру турында җәмәгатьчелекнең мәгълүматлылыгын арттыру һәм аларга толерантлы мөнәсәбәт формалаштыру. Бу көнне төрле хәйрия һәм мәгърифәтчелек акцияләре, чаралар һәм концертлар, кояшлы кешеләргә багышланган конференцияләр һәм семинарлар узачак. Төрле чаралар мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәкләрендә дә планлаштырылган.

Шулай ук 30 марттан 2 апрельгә кадәр #ЛюдиКакЛюди бөтенроссия инклюзив фестивале узачак. Чара турында тулырак монда >>.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International