«НТВ» телекомпаниясе «Ты супер»! программасының яңа кастингы турында игълан итте. Проектта 7-18 яшьлек талантлы балалар катнаша ала, алар гадәти булмаган вокал сәләтләренә ия һәм балалар йортларында, тәрбиягә алынган һәм опекун гаиләләрендә, шулай ук гаилә хәле катлаулы булганга интернат-мәктәпләрдә яшәүче балалар арасыннан булырга тиеш.
Проектта катнашучылар читтән торып кастинг вакытында сайланачак. Алга таба конкурс Мәскәүдә узачак. Катнашучыларның һәм аларны озата баручыларның барлык чыгымнарын «НТВ» телеканалы үз өстенә ала.
Конкурсның җиденче сезонына гаризалар 2023 елның 15 маена кадәр кабул ителә. Конкурс турында тулырак оештыручы сайтында: https://www.ntv.ru/peredacha/Super/texts/76140/.