Өчпочмаклар, скрапбукинг буенча мастер-класс һәм концерт: «Восхождение» үзәге күңел ачу программасы оештырды

2023 елның 21 марты, сишәмбе

Казан шәһәренең «Восхождение» инвалидларны тернәкләндерү үзәге Даун синдромы белән авыручы кешеләр көненә багышланган күңел ачу – белем бирү программасын оештырды.

Программа кысаларында үзәктә хезмәтләр алучы Вероника Браунның «Кояшлы дөнья» иҗади эшләре күргәзмәсе ачылды. Сәнгать темасы мастер-класслар сериясендә дәвам итте. Мәсәлән, мөмкинлекләре чикле кешеләр гадәти булмаган техникада рәсем ясарга өйрәнделәр, скрапбукинг һәм оригами белән шөгыльләнделәр. Катнашучыларга учреждение белгечләре ярдәм итте. Иҗади коллаборация нәтиҗәсендә игътибарга лаек картиналар һәм кул эшләре барлыкка килде.

Чараларны оештыруда хәйриячеләр дә катнашты. Мәсәлән, шәхси эшмәкәрләр үзәк карамагындагылары өчен өчпочмаклар әзерләү буенча кызыклы мастер-класс оештырганнар, ул Саrbon ресторанында узды. Анда шулай ук интерактив программа һәм фуршет оештырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International