Зәйнең мәшгульлек үзәге югары сыйныф укучыларына һөнәри юнәлеш бирә

2023 елның 22 марты, чәршәмбе

21 мартта Зәй шәһәренең халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре, «Бердәм Россия» партиясенең җирле бүлекчәсе җәмәгать кабул итү бүлмәсе вәкиле белән берлектә, 7 нче мәктәпнең унынчы сыйныф укучылары белән һөнәри юнәлеш бирү чарасы үткәрделәр. «Бердәм Россия» белән минем карьерам» проекты кысаларында оештырылган чараның максаты – хезмәткә һәм һөнәри үзбилгеләнүгә аңлы мөнәсәбәткә этәрү.

Чара барышында укучылар «Россия эше» порталы белән таныштылар, мәшгульлек үзәгенә электрон гариза бирергә өйрәнделәр. Мәктәп укучылары портал аша, мәсәлән, һөнәри юнәлеш бирү буенча хезмәт күрсәтүгә гариза бирергә мөмкин икәнен белделәр. Шулай ук балалар онлайн-тест узды, бу балаларның өстенлекләрен бәяләргә һәм һөнәри эшчәнлекнең тиешле өлкәсен сайларга мөмкинлек бирде. Тест нәтиҗәләре буенча балалар үзләренең нәтиҗәләре белән таныштылар һәм мәшгульлек үзәге белгечләреннән булачак һөнәр сайлау буенча киңәшләр алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International