21 мартта «Бердәм Россия» белән минем карьерам» проекты кысаларында Биектауның 1 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе укучыларының «СафПласт» ҖЧҖ чираттагы экскурсиясе булды. Шулай ук чакырылган кунаклар арасында район башлыгы урынбасары Әнәс Шакиров, Биектау районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәге директоры Лениза Газизуллина һәм «Бердәм Россия» партиясенең җирле бүлекчәсе башкарма сәркатибе Лилия Надиенко.
Түгәрәк өстәл артында «СафПласт» ҖЧҖ генераль директоры Андрей Евсеев белән кадрлар әзерләү һәм комплектлау мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Катнашучылар кызыклы һәм танып белү презентациясен карадылар, завод тарихын белделәр, хезмәт шартлары белән таныштылар, шулай ук җитештерүне күзәтә алдылар. «СафПласт» заводы 2007 елдан бирле полимер битләр җитештерә.
«Һөнәри юнәлеш бирүче экскурсияләрнең төп идеясе – балаларны безнең җитештерү эшчәнлеге белән таныштыру. Киләчәктә алар безгә эшкә килер дип өметләнәбез», – дип уртаклашты Андрей Евсеев.