ЯҢАЛЫКЛАР


30
март, 2023 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Арчаның «Өмет чаткысы» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләр «Тылсым» ресторанында ресторан эше белән таныштылар. Чара һөнәри юнәлеш бирү һәм «Абилимпикс» һөнәри осталык конкурсына әзерлек максатларында оештырылды.

Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Федерация Советының Конституциячел законнар һәм дәүләт төзелеше комитеты бүген 14.00 сәгатьтә «Киртәсез цифрлы мохит: адаптив технологияләр үсешен законнар белән тәэмин итү» темасына түгәрәк өстәл үткәрәчәк.

29 мартта һөнәри юнәлеш бирү эшен оештыру кысаларында «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең балигъ булмаган социаль хезмәт алучыларының Зәй политехник көллиятенә экскурсиясе булды.

Яр Чаллы шәһәренең «Россия эше» кадрлар үзәге каршындагы «Уңышлы хатын-кызның стратегиясе һәм тактикасы» проектын тормышка ашыру кысаларында 29 мартта «Асылташ» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр өчен кулинария мастер-классы узды.

9 апрельдә Түбән Камада СИБУРның «Яхшы эшләр формуласы» социаль инвестицияләр программасының «Син барысын да булдыра аласың!» регионара проекты кысаларында инклюзив берләшмәләр өчен очрашу узачак. Чараның максаты – катнашучыларга, бигрәк тә сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә, җәмәгать тормышына тулы интеграция өчен энергия бирү.

29 мартта Зәй шәһәренең халыкны эш белән тәэмин итү үзәге юнәлеше буенча эшсезләр арасыннан дүрт кеше «1С: Бухгалтерия» гамәли бухгалтерлык программаларын өйрәнеп бухгалтерлык хисабы һәм салым салу» программасы буенча укуга кереште. Укуны оештыручы – «Эрудит – Селдом» шәхси өстәмә белем бирү учреждениесе (Яр Чаллы шәһәре).

29 мартта Кукмара районының «Россия эше» кадрлар үзәгендә «Бердәм Россия» белән минем карьерам» проектының уртак чаралар планы кысаларында вакансияләр ярминкәсе узды.

Казан шәһәренең «Восхождение» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә рәссам Алексей Львович Майоровның күргәзмәсе ачылды, анда 50гә якын пейзаж, портрет, марина жанрларындагы картина тәкъдим ителде.

Түбән Кама районының «Балкыш» социаль приюты буенча экскурсия кысаларында балигъ булмаган социаль хезмәтләр алучылар үзләре тирәсендәге һөнәрләр белән таныштылар.

IX «Без барьеров» инвалидлар тормышы турында бөтенроссия фотоконкурсында катнашу өчен гаризалар кабул итү ачылды. Ул инвалидларның проблемаларына һәм аларның җәмгыятькә социаль интеграциясенә җәмгыятьнең игътибарын җәлеп итү максатыннан үткәрелә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International