Түбән Кама районының «Балкыш» социаль приюты буенча экскурсия кысаларында балигъ булмаган социаль хезмәтләр алучылар үзләре тирәсендәге һөнәрләр белән таныштылар. Балалар социаль эш буенча белгечләр, административ-хуҗалык өлеше буенча директор урынбасары, бухгалтерия, кадрлар бүлеге, медицина блогы, социаль педагоглар, педагог-психологлар кабинетларында булдылар. Приют хезмәткәрләре үзләренең һөнәрләре, кайда һәм нинди белем алулары, эшләрендә нәрсә ошавы турында сөйләделәр. Шулай ук алар экскурсантларның сорауларына да бик теләп җавап бирделәр.
«Төрле һөнәр вәкилләре белән аралашу киләчәктә һөнәри юлны дөрес сайларга ярдәм итәчәк», – дип билгеләп үтә «Һөнәрләр илендә» түгәрәге җитәкчесе Галия Зайцева.