Татарстанлылар инвалидлар тормышы турында фотоконкурста катнашырга чакырыла

2023 елның 30 марты, пәнҗешәмбе

IX «Без барьеров» инвалидлар тормышы турында бөтенроссия фотоконкурсында катнашу өчен гаризалар кабул итү ачылды. Ул инвалидларның проблемаларына һәм аларның җәмгыятькә социаль интеграциясенә җәмгыятьнең игътибарын җәлеп итү максатыннан үткәрелә.

Конкурста профессиональ фотографлар да, һәвәскәрләр дә катнаша ала.

Конкурсның темасы – «Бергә без – көч!». Һәр автор 10 аерым эш яки 3 фото сериясен тәкъдим итә ала. Һәр серия 6 фотодан артмаска тиеш.

Конкурсны үткәрү этаплары:

6 февраль–30 апрель – конкурска эшләрне кабул итү;

1–20 май – йомгаклау күргәзмәсе өчен эшләр сайлап алу;

20 июньгә кадәр – җиңүчеләрне билгеләү.

Конкурс турында тулырак оештыручы сайтында: https://www.voi.ru/meropriyatiya/kalendar_meropriyatij/ix_vserossijskij_fotokonkurs_o_zizni_invalidov_bez_barerov.html.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International