Казанның «Восхождение» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә аутизм белән авыручыларга ярдәм итү акциясе тәмамланды. Акция үзәктә 27 нче марттан 3 нче апрельгә кадәр узды.
2023–2025 елларга IT-белгечлекләрне популярлаштыру программасын раслау турындагы боерыкка ТР премьер-министры Алексей Песошин кул куйды.
«Демография» федераль проектының «Өлкән буын» төбәк проекты кысаларында «Чишмә» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге, Теләче районы үзәк хастаханәсе белән берлектә, 65 яшьтән өлкәнрәк авыл халкын медицина учреждениеләренә җиткерү эшен уңышлы дәвам итә.
Һөнәри юнәлеш бирү эшчәнлеге кысаларында Яр Чаллы шәһәренең «Кояшкай» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләр өчен балалар китапханәсенә экскурсия оештырылды.
31 мартта Әгерҗе районының «Наз» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютына Казанның «Игелекле йөрәк» хәйрия фондыннан күптәнге дуслар килде.
28 марттан 2 апрельгә кадәр Минзәлә районы халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре #ЛюдиКакЛюди фестивалендә катнаштылар.
Минзәлә өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортының социаль хезмәтләр алучылары «Тургай» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында кулдан эшләнгән сабын ясау буенча мастер-класска бардылар.
Махсус Олимпиада чаралары планын тормышка ашыру кысаларында Яр Чаллының мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен «Кояшкай» тернәкләндерү үзәгенә «Яр Чаллы» олимпия резервы мәктәбе вәкилләре килде.
Кукмараның «Шәфкать» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә белгечләр яңа инновацион технологияләрне өйрәнүгә зур игътибар бирәләр. Шушы көннәрдә хезмәт буенча инструкторы белгечләр өчен тукыма кисәкләреннән әйбер тегү буенча мастер-класс үткәрде.
Яр Чаллы шәһәренең «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең Автозавод районындагы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре балигъ булмаганнар өчен урамында куркынычсыз тәртип кагыйдәләре буенча уен-сәяхәт оештырдылар. Яшь катнашучылар транспортта, юлда, торак йортларның подъездларында үз-үзләрен тоту кагыйдәләрен искә төшерделәр.