«Восхождение» үзәге аутизм белән авыручыларга багышланган акциягә йомгак ясады

2023 елның 3 апреле, дүшәмбе

Казанның «Восхождение» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә аутизм белән авыручыларга ярдәм итү акциясе тәмамланды. Акция үзәктә 27 нче марттан 3 нче апрельгә кадәр узды.

Атна буе учреждение белгечләре БМО Генераль ассамблеясының махсус резолюциясе белән билгеләнгән Аутизм проблемасы турында мәгълүмат тарату көне кысаларында чаралар оештырды. Бүген үзәктә акциягә йомгак ясадылар.

Тернәкләндерү үзәге карамагындагылар аутизмнан интегүче кешеләргә теләктәшлек йөзеннән ике тематик плакат ясадылар. Төсле кәгазь, кайчы, клей һәм гуашь кулланып, тернәкләнүчеләр иҗади проект идеясен белдерделәр – җәмгыятьнең игътибарын аутизм проблемаларына җәлеп итү.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International