Һөнәри юнәлеш бирү эшчәнлеге кысаларында Яр Чаллы шәһәренең «Кояшкай» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләр өчен балалар китапханәсенә экскурсия оештырылды.
Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән яшьләргә һөнәр сайлау җиңел бирелми. Индивидуаль үзенчәлекләргә һәм мөмкинлекләргә туры килгән дөрес сайлау ясарга һөнәрләр белән танышу ярдәм итә ала. Китапханә хезмәткәрләре танып белү-уен формасында үз һөнәрләренең күпкырлылыгын күрсәттеләр. Чара барышында яшүсмерләр төрле ысуллар белән текстлар язу процессына җәлеп ителде. Очрашу ахырында үзәк тәрбияләнүчеләре үзләрен ком графикасы сәнгатендә дә сынап карадылар.