Минзәлә комплекслы үзәге #ЛюдиКакЛюди фестивалендә катнашты

2023 елның 3 апреле, дүшәмбе

28 марттан 2 апрельгә кадәр Минзәлә районы халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре #ЛюдиКакЛюди фестивалендә катнаштылар.

Бер атна дәвамында белгечләр һәм инвалид балаларның ата-аналары аутизм һәм аутизм спектры бозылулары булган кешеләр белән эшләү турында онлайн-марафоннар һәм семинарлар карадылар, сорауларга җавап алдылар.

Шулай ук комплекслы үзәк коллективы «Зәңгәр белән кабыз» акциясендә катнаштылар, ә Муса Җәлил исемендәге паркта барлык үтеп баручыларга аутизм турында белешмәләр тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International