Минзәлә интернат-йортында яшәүчеләр сабын ясарга өйрәнделәр

2023 елның 3 апреле, дүшәмбе

Минзәлә өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортының социаль хезмәтләр алучылары «Тургай» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында кулдан эшләнгән сабын ясау буенча мастер-класска бардылар.

Иҗат – мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрне тернәкләндерү һәм социаль адаптацияләүнең иң кызыклы һәм нәтиҗәле юнәлешләренең берсе. Мастер-класс барышында приют тәрбиячесе сабын ясауның барлыкка килү тарихы, сабын составы белән таныштырды, шулай ук косметик майларның үзлекләре турында сөйләштеләр. Социаль хезмәт алучылар сабын җитештерүдә нинди тутыргычлар кулланылганын белделәр.

Дәрестә катнашучылар актив рәвештә эшкә кушылдылар һәм кулдан эшләнгән хуш исле, табигый сабын кисәкләре ясадылар. Дәрес ахырында катнашучылар мастер-класста катнашудан алган тәэсирләре белән уртаклаштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International