Кукмараның «Шәфкать» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә белгечләр яңа инновацион технологияләрне өйрәнүгә зур игътибар бирәләр. Шушы көннәрдә хезмәт буенча инструкторы белгечләр өчен тукыма кисәкләреннән әйбер тегү буенча мастер-класс үткәрде.
Учреждение белгечләре зур теләк белән «пицца» техникасын өйрәнделәр. Техника кулларның вак моторикасын, образлы фикерләүне, эстетик зәвыкны үстерә. Бу техниканы кулланып, интерьер өчен уникаль әйберләр ясарга мөмкин.