«Кояшкай» тернәкләндерү үзәгендә чемпионнар белән очрашу

2023 елның 3 апреле, дүшәмбе

Махсус Олимпиада чаралары планын тормышка ашыру кысаларында Яр Чаллының мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен «Кояшкай» тернәкләндерү үзәгенә «Яр Чаллы» олимпия резервы мәктәбе вәкилләре килде.

Җиңел атлетика бүлеге тренеры, җиңел атлетика буенча күп тапкыр Россия чемпионы Антон Галкин-Самитов һәм җиңел атлетика буенча олимпия чемпионы Гөлнара Галкина-Самитова җиңел атлетиканың барлыкка килү тарихын сөйләделәр, балаларны разминка ясарга өйрәттеләр, шулай ук кечкенә эстафета үткәрделәр. Шулай ук балалар алтын медаль белән фотога төшә алдылар. Бу аларны сәламәтлекләре һәм җәмгыятьтә үз урыннары өчен көрәшергә этәрде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International