«Демография» федераль проектының «Өлкән буын» төбәк проекты кысаларында «Чишмә» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге, Теләче районы үзәк хастаханәсе белән берлектә, 65 яшьтән өлкәнрәк авыл халкын медицина учреждениеләренә җиткерү эшен уңышлы дәвам итә. Проект ярдәмендә өлкән яшьтәге кешеләр профилактик тикшеренүләр, диспансерлаштыру, шулай ук сәламәтлекнең төрле патологияләрен иртә стадияләрдә ачыклауга юнәлдерелгән өстәмә тикшеренүләр узу мөмкинлеге ала.
Чаралар хастаханә администрациясе белән килешенгән план-график нигезендә башкарыла. Беренче кварталда медицина учреждениеләренә 276 кеше китерелгән. Икенче кварталда чаралар белән 275 кешене колачлау планлаштырыла.