«Асылташ» социаль приюты «Хәтер бакчасы» акциясендә катнаша

2023 елның 19 апреле, чәршәмбе

Җиңү көне алдыннан Яр Чаллының «Асылташ» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приюты хезмәткәрләре һәм тәрбияләнүчеләре «Хәтер бакчасы» акциясенә кушылдылар һәм Бөек Ватан сугышы геройлары хөрмәтенә агачлар утырттылар.

Мондый акцияләр балаларны әйләнә-тирә мохиткә сакчыл карарга һәм ветераннарга рәхмәтле булырга өйрәтә. Шуңа күрә ел саен «Асылташ» приюты «Хәтер бакчасы» бөтенроссия акциясендә актив катнаша һәм Ватанны саклаучыларны искә ала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International