Лениногорск районы «Исток–Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль педагогы Оксана Лямова «Ятимлек социаль күренеш буларак» дигән темага ата-аналар университеты дәресе үткәрде. Ата-аналар университетының максаты – уңай гаилә мөнәсәбәтләрен формалаштыру.
Чара барышында белгеч социаль ятимлекнең сәяси, социаль, медицина, психологик һ. б. сәбәпләр комплексы белән бәйле булуын ассызыклады. Ата-аналар уллыкка алу, опека, тәрбиягә алу кебек төшенчәләр турында күзаллау алдылар. Социаль педагог балалар – безнең киләчәгебез, һәм өлкәннәр балаларның бәхетле балачагы булсын өчен мөмкин булганның барысын да эшләргә тиеш, дип билгеләп үтте.