Министр урынбасары Адель Мөбарәкшин укучылар өчен Цифр дәресе үткәрде

2023 елның 19 апреле, чәршәмбе

18 апрельдә Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Адель Мөбарәкшин Балык Бистәсе 2 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең 7 нче сыйныф укучылары өчен Цифр дәресе үткәрде. Дәреснең темасы – «Киләчәк шәһәре: квант технологияләре безнең тормышыбызны ничек үзгәртә».

Дәреснең максаты квант технологияләрен һәм аларны куллану өлкәсен өйрәнү иде. Мәктәп укучылары белән тормышта квант технологияләрен куллануның төп мисалларын, квант физикасын үстерүдә нинди һөнәрләр катнашканын һәм ни өчен бу фән өлкәсе хәзер шулкадәр популяр икәнен карадылар.

«Цифр дәресе» – мәгълүмати технологияләр өлкәсендә бөтенроссия белем бирү проекты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International