«Шәфкать үзәге» учреждениесендә кызыклы очрашу узды

2023 елның 19 апреле, чәршәмбе

Арча районының «Шәфкать үзәге» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең көндезге тору бүлегендә социаль хезмәт алучыларның РФ мәгариф отличнигы, ТР атказанган укытучысы, Арча районының мактаулы кешесе Илдус Сәгъдиев белән очрашуы оештырылды. Чара Россиядә педагог һәм остаз елына багышланган.

Илдус Сәгъдиев үзенең авыр сугыш һәм сугыштан соңгы елларын искә төшерде, укытучы һөнәрен ничек сайлавы турында сөйләде. Ул реабилитантларга һәр кешенең ниндидер шөгыле булырга тиешлеген, кеше гомер буе үсәргә, үз өстендә эшләргә, физкультура белән шөгыльләнергә тиешлеген аңлатты.

Тәрбияләнүчеләр кунакның хикәясен зур игътибар белән тыңладылар, сораулар бирделәр. Очрашу ахырында Илдус Сәгъдиев үзәккә «Җан яктысы» китабын бүләк итте. Барысы да канәгать калдылар һәм кунакка кызыклы хикәяләре өчен рәхмәт белдерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International