Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгенең көндезге тору бүлегендә социаль хезмәтләр алучылар һәм аларның ата-аналары (законлы вәкилләре) өчен Алабуга шәһәр-музеена экскурсия оештырдылар.
Сәфәр алдыннан социаль хезмәтләр алучылар белән музейларда һәм җәмәгать урыннарында үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында әңгәмә һәм инструктаж үткәрелде. Программа кысаларында И. И. Шишкин, В. М. Бехтерев музейларында, «Шайтан каласы» манарасында, «Татарларда кунакта» музеенда булдылар. Шулай ук шәһәрнең истәлекле урыннары буенча күзәтү экскурсиясе оештырылды.
Социаль хезмәт алучылар экскурсоводны кызыксынып тыңладылар һәм үз сорауларын бирделәр. Чара ахырында һәркем экскурсия турында тәэсирләре белән уртаклашты. Экскурсиядә 17 кеше катнашты.