20 апрельдә Лениногорскиның «Исток–Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре 18 яшьтән алып 40 яшькә кадәрге аутизм спектры бозылган кешеләр өчен «Абү Хәнифә» мәчетенә танып белү экскурсиясе оештырды.
Кунакларны мәчеттә гомум кабул ителгән кагыйдәләр, мәчет эшчәнлеге, диннең төп кагыйдәләре һәм кануннары белән таныштырдылар. Экскурсиядә катнашучылар хәзрәтнең Ураза бәйрәме мөселманнар өчен иң мөһим бәйрәмнәрнең берсе булуы турындагы хикәясен күтәренке рух белән тыңладылар.
Шулай ук яшьләргә мәчетнең эчке бизәлешен күрсәттеләр. Катнашучылар оештыручыларга кызыклы экскурсия өчен рәхмәт белдерделәр.