«Апрель» үзәге хезмәткәрләре гомумшәһәр өмәсенә кушылды

2023 елның 24 апреле, дүшәмбе

Казан шәһәренең «Апрель» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге хезмәткәрләре өмә үткәрделәр һәм үзәк территориясен төзекләндерделәр. Һәркем узган елгы яфракларны, коры үләннәрне җыештыру, чәчәк түтәлләрен әзерләү буенча зур эш башкарды.

Өмә, учреждение хезмәткәрләре билгеләп үткәнчә, җыештыру һәм төзекләндерү генә түгел, ә хезмәттәшләре белән рәсми булмаган шартларда аралашу һәм саф һавада вакыт үткәрү өчен менә дигән мөмкинлек тә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International