Минзәлә интернат-йортында яшәүчеләр өчен бәйрәм ашы оештырылды

2023 елның 24 апреле, дүшәмбе

21 апрельдә Минзәләнең картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортында Ураза бәйрәме хөрмәтенә бәйрәм ашы узды. Чара Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Азат Хамаев һәм Минзәлә муниципаль районы башлыгы Айдар Сәлахов ярдәмендә оештырылды.

Имам-мөхтәсиб Рәмзил хәзрәт барлык өлкәннәрне һәм интернат-йорт хезмәткәрләрен изге Рамазан аеның тәмамлануы белән котлады һәм Коръәннән аятьләр һәм сүрәләр укыды. «Рамазан аенда башкарылган һәр яхшы эш меңгә тапкырлана. Хөрмәтле дуслар, догаларыбызны, садаканы Аллаһы Тәгалә кабул итәр дип өметләнәбез», – диде Рәмзил хәзрәт.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International