«Язгы игелек атнасы» акциясе кысаларында Әлмәт районы «Опека» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә хезмәт күрсәтү бүлеге социаль хезмәткәрләре торак бинаны һәм йорт яны территориясен җыештыруда социаль хезмәтләр алучыларга ярдәм оештырдылар. Чараларга студентлар арасыннан волонтерлар җәлеп ителде.
Кирәкле җиһазлар белән коралланып, балалар һәм белгечләр йорт яны территорияләрен, бакчаларны тәртипкә китерделәр, шулай ук торак эчендә җыештырдылар.