«Опека» үзәгендә түбәтәйләр ясау буенча мастер-класс узды

2023 елның 24 апреле, дүшәмбе

Әлмәт районында «Опека» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре көндезге тору төркеме белән түбәтәйләр ясау буенча мастер-класс үткәрделәр. Баш киеме ясау өчен балигъ булмаганнар төсле кәгазь, клей, кайчы, акрил буяулар кулланды.

Бу чара яхшы кәеф атмосферасы булдыруга ярдәм итте. Балалар түбәтәйләр ясауда бик теләп катнаштылар. Ахырда татар милли тәм-томнары белән чәй эчү оештырылды.

Мастер-класста сигез кеше катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International