«Бергәләп булдырабыз» проектын тормышка ашыру кысаларында Бөгелмәнең «Яңарыш» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә педагог-психолог балаларны IT-өлкә һөнәрләре белән таныштыру буенча дәресләр циклы үткәрде. Чаралар хәзерге дөньяда һөнәр сайлауның кыйммәте һәм мөһимлеге, киләчәк һөнәрләре турында күзаллаулар формалаштыруга юнәлдерелгән.
Бергәләп фикер алышу барышында балалар үз белемнәрен тулыландырдылар һәм цифрлы техника белән эшләү өлкәсендә осталыкларын камилләштерделәр, IT-һөнәр сайлау өчен кирәкле сыйфатларны аңладылар.