Алабуга интернат-йортына кунаклар килде

2023 елның 24 апреле, дүшәмбе

19 апрельдә Алабуга муниципаль районында «Татарстан Республикасында социаль хезмәт күрсәтүнең актуаль мәсьәләләре. 2023 елның 1 кварталы нәтиҗәләре» республика семинар-киңәшмәсе узды. Чара кысаларында Алабуга өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Юлия Абдреева һәм республиканың социаль хезмәт күрсәтү стационар учреждениеләре җитәкчеләре булды.

Кунаклар учреждение белән таныштылар, торак бүлмәләрне, дәресләр үткәрү өчен кабинетларны карадылар. Юлия Абдреева яшәүчеләр белән аралашты, быел яңартылган тренажер залын, компьютер классын, социаль-көнкүреш адаптация бүлмәсен карады.

Интернат-йорт директоры Камил Шәйхразиев учреждение эше, аны төзекләндерү буенча чаралар турында сөйләде. Быелның дүрт ае эчендә генә коридорларга, дәресләр һәм хезмәт кабинетлары өчен биналарга, актлар залына, азык-төлек блогына косметик ремонт ясалган, мунча-киенү бүлегенең тышкы диварлары буялган һәм агартылган, фонтан яңартылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International