Яр Чаллы укучылары һәм социаль хезмәткәрләр ветераннарны Җиңү көне белән котладылар

2023 елның 10 мае, чәршәмбе

Яр Чаллы шәһәренең «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль хезмәткәрләре 50 нче урта белем бирү мәктәбенең бишенче сыйныф укучылары, «Тургай» гаилә клубы тәрбияләнүчеләре белән берлектә Бөек Ватан сугышы ветераннарын, өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсенең социаль хезмәт алучыларын Җиңү көне белән котладылар. «Оныклар кунакта» технологиясе кысаларында концерт оештырдылар, бүләкләр тапшырдылар һәм өлкән яшьтәге кешеләргә яхшы кәеф бүләк иттеләр.

Социаль хезмәт алучылар игътибарга шат иде. Алар үсеп килүче буынга тынычлык һәм яхшылык теләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International