Әлмәт районында «Опека» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өй бүлеге белгечләре яшьләре һәм сәламәтлекләре аркасында үзләренә хезмәт күрсәтә алмаган 80 яшьтән өлкәнрәк гражданнарны һәм инвалидларны ачыклау өчен мобиль бригаданың өйләргә чыгуын оештырдылар.
Белгечләр гражданнарга социаль хезмәтләр алу мөмкинлеге, социаль хезмәт күрсәтүгә кабул итү шартлары, өлкән яшьтәге гражданнарга социаль ярдәм чаралары, янгын-профилактика эшен башкару турында хәбәр иттеләр, көнкүреш приборларын, газ җиһазларын, мичләрне, электр җиһазларын куркынычсыз эксплуатацияләү буенча инструктаж үткәрделәр.
Һәр йорт хуҗалыгына бару нәтиҗәләре буенча өйдә (фатирда) йөрү актлары төзелгән.