Чистайның «Юлдаш» өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты кунаклар кабул итте. «Ветераннар янәшәдә яши» акциясе кысаларында интернат-йортта яшәүче тыл хезмәтчәннәре янына Чистай балалар йорты тәрбияләнүчеләре һәм «Белый кремль» сыра заводы вәкилләре килде.
Бу юлы балалар әбиләрне кул эшләре белән сөендерделәр. Шулай ук «Белый кремль» сыра заводы вәкилләре җитәкчелекнең котлауларын тапшырды. Балалар йортында тәрбияләнүчеләрне ветераннар тәм-томнар белән сыйладылар, барлык кунакларга игътибар һәм кайгырту өчен рәхмәт белдерделәр.
«Юлдаш» интернат-йортының яшь инвалидлары да «Ветераннар янәшәдә яши» акциясенә кушылды. Алар интернат-йорт янында яшәүче Бөек Ватан сугышында катнашучы Нәкыйп Хәйруллин янына бардылар. Ветеранга Георгий тасмасы бүләк иттеләр, аны тәм-томнар белән сыйладылар.