Бөек Җиңүнең 78 еллыгын бәйрәм итү кысаларында Минзәлә өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында бәйрәм чаралары узды.
Мәсәлән, 28 апрельдә интернат-йорт территориясендә тыл хезмәтчәннәрен хөрмәтләү тантанасы оештырылды. 2 майда кинотеатр волонтерлары өлкән яшьтәге кешеләргә «Офицерлар» фильмын күрсәтте. 3 май көнне «Нефтяник» 1 нче балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр социаль хезмәтләр алучыларны концерт номерлары белән сөендерделәр.
Җиңү көне алдыннан социаль хезмәтләр алучылар һәм интернат-йорт хезмәткәрләре «Җиңү тәрәзәләре» акциясендә катнаштылар. 4 майда интернат-йорт хезмәткәрләре һәм яшәүчеләр «Георгий тасмасы» акциясенә кушылды. Шулай ук матур традиция буенча интернат-йортта район мәдәният сараеның агитбригадасы концерт программасы белән чыгыш ясады.
Җиңү парады учреждениедә 5 майда узды. Социаль хезмәтләр алучылар Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булганнарны бер минут тынлык белән искә алдылар, «Беркем дә онытылмаган, бернәрсә дә онытылмаган» обелискына чәчәкләр салдылар.
Шул ук көнне тыл хезмәтчәннәре алдында Минзәлә районындагы «Тургай» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приюты тәрбияләнүчеләре чыгыш ясады.