Тәтеш интернат-йортында тыл хезмәтчәннәрен хөрмәтләделәр

2023 елның 10 мае, чәршәмбе

9 майда Тәтеш муниципаль районы башлыгы Рәмис Сафиуллов һәм Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләр советы рәисе Әгъзам Гобәйдуллин Тәтеш өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында яшәүче тыл хезмәтчәннәрен Җиңү көне белән котладылар. Ветераннарга Бөек Ватан сугышы елларындагы фидакарь хезмәтләре өчен рәхмәт сүзләре яңгырады.

Татьяна Митрофанова, Васыйфа Мөшәрәпова, Елена Нагуськина, Анна Никонорова, Мария Петрова, Зинаида Королева һәм Лидия Родионовага Россия Президенты В. В. Путин һәм Татарстан Республикасы Рәисе Р. Н. Миңнеханов исеменнән бүләк җыелмалары һәм котлау открыткалары тапшырдылар. Шулай ук тыл хезмәтчәннәре район башлыгыннан һәм «Бердәм Россия» партиясенең җирле бүлегеннән бүләкләр алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International