12 майда Казан дәүләт мәдәният институтында инвалидлар һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр арасында һөнәри осталык буенча «Абилимпикс» милли чемпионатының республика этабы узды.
Бөгелмә районындагы «Ялкын» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләргә «ЮВТ Аэро» компаниясе аэропорты чын самолет күрү мөмкинлеге бирде. Белем бирү һәм мавыктыргыч экскурсияне начальник урынбасары Линар Гәрәев үткәрде.
Спас өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында социаль хезмәтләр алучы алты кеше «Татарстанның чиста урманнары» республика табигатьне саклау акциясенә кушылды.
«Азамат» фонды, «Российский Красный Крест» Гомумроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан төбәк бүлеге һәм ТР Социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмаларга ярдәм итү республика ресурс үзәге ярдәме белән, «Үзебез беләбез, башкаларны өйрәтәбез!» проектын гамәлгә ашыра башлый. Проект өлкән буын кешеләрен актив яшәү рәвешенә кайтарырга, аларның потенциалын үстерергә юнәлдерелгән, бу бүгенге көндә әлеге категория гражданнарын социализацияләү ягыннан төп бурычларның берсе булып тора.
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 78 еллыгын бәйрәм итү кысаларында Чистайның «Юлдаш» өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында берничә чара уздырылды. Мәсәлән, учреждение хезмәткәрләре тантаналы митингта һәм бәйрәм парадында катнаштылар.
11 майда Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә инсульт темасына чара уздырылды. Ул социаль хезмәтләр алучыларны авыру, аның сәбәпләре, симптомнары һәм нәтиҗәләре белән таныштыруга юнәлдерелгән.
Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында яшәүчеләр өчен җирле Гремячий Ключка экскурсия оештырылды. Чара Табигатькә мәхәббәт көненә багышланды.
9 Май алдыннан Яр Чаллының «Кояшкай» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә узган бәйрәм чарасы бөек вакыйгага багышланган иде.
10 май көнне Алабуганың «Астра» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә хәрби-патриотик чара – сугыш еллары җырлары буенча караоке-ярыш узды.
Бүген Лаеш мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгенең ике тәрбияләнүчесе «Абилимпикс» региональ чемпионаты призерлары булды.