11 майда Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә инсульт темасына чара уздырылды. Ул социаль хезмәтләр алучыларны авыру, аның сәбәпләре, симптомнары һәм нәтиҗәләре белән таныштыруга юнәлдерелгән.
Учреждение шәфкать туташы инсульт симптомнары, авыруны профилактикалау һәм дәвалау турында сөйләде. Шулай ук видеоматериал күрсәтелде.
Чарада 10 кеше катнашты. Алар барысы да кызыксындырган сорауларына җавап алдылар.