Татарстанда өлкәннәр өчен «Үзебез беләбез, башкаларны өйрәтәбез!» проектын гамәлгә ашыру башлана

2023 елның 12 мае, җомга

«Азамат» фонды, «Российский Красный Крест» Гомумроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан төбәк бүлеге һәм ТР Социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмаларга ярдәм итү республика ресурс үзәге ярдәме белән, «Үзебез беләбез, башкаларны өйрәтәбез!» проектын гамәлгә ашыра башлый. Проект өлкән буын кешеләрен актив яшәү рәвешенә кайтарырга, аларның потенциалын үстерергә юнәлдерелгән, бу бүгенге көндә әлеге категория гражданнарын социализацияләү ягыннан төп бурычларның берсе булып тора.

2023 елның февраленнән Биектау районының «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлегенең социаль эш буенча белгечләре тарафыннан «көмеш» волонтерлар белән 4 очрашу уздырылган. Чарада катнашучыларны проектның максатлары һәм бурычлары белән таныштырдылар. Социаль хезмәтләр алучылар һәм «көмеш» волонтерлар белән өч ай эчендә төрле әйберләр ясау буенча 10 мастер-класс үткәрелде. Шулай ук комплекслы үзәкнең шәфкать туташы өлкәннәр өчен 3 мастер-класс үткәрде.

Проект кысаларында эш дәвам итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International