12 майда Казан дәүләт мәдәният институтында инвалидлар һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр арасында һөнәри осталык буенча «Абилимпикс» милли чемпионатының республика этабы узды. Республика сукырлар һәм начар күрүчеләрне социаль тернәкләндерү үзәгенең социаль педагоглары Алексей һәм Марина Пижонковлар «Башкару сәнгате (сәнгатьле уку)» компетенциясендә катнаштылар. Белгечләр арасында Алексей Пижонков җиңүче булды, Марина Пижонкова икенче урынны алды.