Лаеш тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләр «Абилимпикс» призерлары булдылар

2023 елның 11 мае, пәнҗешәмбе

Бүген Лаеш мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгенең ике тәрбияләнүчесе «Абилимпикс» региональ чемпионаты призерлары булды.

Владимир Есаулов һәм Никита Посадский «Электромонтаж» компетенциясендә үз осталыкларын күрсәттеләр. Аларга электр чылбырын тәкъдим ителгән схема буенча җыярга һәм аның эшләвен күрсәтергә кирәк иде.

Ярышлар нәтиҗәләре буенча мәктәп укучылары арасындагы Никита Посадский 1 урынны алды, ә Владимир Есаулов 3 урын яулады. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, учреждение үз тәрбияләнүчеләрен әлеге компетенциядә ярышларда катнашуга беренче тапкыр әзерләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International