9 Май алдыннан Яр Чаллының «Кояшкай» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә узган бәйрәм чарасы бөек вакыйгага багышланган иде.
«Сугыш балалары» театральләштерелгән тамашасы һәм балалар башкаруындагы шигырьләр тамашачыларны мавыктырды. Тернәкләндерү үзәге белгечләре сугыш еллары җырларын башкардылар, гармунда «Эх, алмакай» композициясен уйнадылар. Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булганнарны бер минут тынлык белән искә алдылар.
Бәйрәм кунагы Әсхәт Галиев балаларны кыю булырга чакырды, бүләкләр тапшырды.