10 май көнне Алабуганың «Астра» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә хәрби-патриотик чара – сугыш еллары җырлары буенча караоке-ярыш узды.
Чарада үзәк җитәкчесе Галина Калашникова, «Ярдәм кулы» инициатив төркеме, Мөмкинлекләре чикле балаларны тәрбияләүче гаиләләргә ярдәм итү үзәге директоры Юлия Ищук катнашты.
Музыкаль очрашуда Муса Җәлил исемендәге Казан дәүләт опера һәм балет театры артисты Рөстәм Котлубаев кунак булды.