Татарстанлылар өчен хокукый ярдәм көне уздырылачак

2023 елның 15 мае, дүшәмбе

Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил «Россия пенсионерлары берлеге» гомумроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан Республикасы буенча төбәк бүлеге белән берлектә халыкка түләүсез юридик ярдәм күрсәтү, шулай ук гражданнарга хокукый белем бирү максатларында хокукый ярдәм көне үткәрәчәк. Ул 24 майда 15.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр түбәндәге адрес буенча узачак: Казан шәһәре, Кави Нәҗми урамы, 2/39 йорт (Вахитов районы, Россия Социаль фонды бүлекчәсе бинасы).

Гражданнарның сорауларына Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил, Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы, ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы, ТР Прокуратурасы, ТР Дәүләт торак инспекциясе, Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге, Татарстан Республикасы буенча Медик-социаль экспертиза баш бюросы, ТР Адвокатлар палатасы, ТР Нотариаль палатасы, ТР Торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә иҗтимагый контроль региональ үзәге, Дәүләт теркәве, кадастр һәм картография федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе вәкилләре җавап бирәчәк.

Алдан язылу (843) 279-25-99, 279-25-02 телефоннары буенча башкарыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International