«Асылташ» приютында махсус хәрби операция ветераннары белән очрашу узды

2023 елның 15 мае, дүшәмбе

Җиңү көненә багышланган чаралар кысаларында Яр Чаллы шәһәренең «Асылташ» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында приют тәрбияләнүчеләренең махсус хәрби операция ветераннары белән очрашуы узды.

Очрашу башында балалар «О той весне» хәрби җырын җырладылар. Аннары махсус хәрби операция ветераннары чыгыш ясадылар, хәрби батырлыклар, хәрбиләрнең авыр язмышы турында истәлекләре белән уртаклаштылар. Тәрбияләнүчеләр зур кызыксыну белән тыңладылар һәм күп сораулар бирделәр.

Махсус хәрби операция ветераннары балаларга киләчәктә Ватанны саклый алырлык лаеклы буын булып үсүләрен теләделәр. Балалар җавап итеп ветераннарга үрнәк булганнары өчен рәхмәт белдерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International