«Ышаныч» тернәкләндерү үзәгендә ватанпәрвәрлек тәрбияләү

2023 елның 15 мае, дүшәмбе

Патриотик тәрбия кысаларында Яшел Үзәннең «Ышаныч» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгенең стационар төркеме тәрбияләнүчеләре белән «Җиңү символлары» дигән әңгәмә үткәрелде. Чараның максатлары ил тарихы белән кызыксыну тәрбияләү, ватанпәрвәрлек, үз халкың өчен горурлык хисе формалаштыру, әхлакый-патриотик хисләрне ныгыту иде.

Балалар Җиңү символларының нәрсә икәнен белделәр. «Җиңү көне. Балаларга 9 май турында» видеофильмы балаларга Ватан тарихының мөһим битләре белән якыннанрак танышырга ярдәм итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International