«2014-2024 елларга Татарстан Республикасында җәмәгать тәртибен тәэмин итү һәм җинаятьчелеккә каршы тору» дәүләт программасын гамәлгә ашыру кысаларында Биектау районының «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге психологы 2 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең 1 нче социаль участогында тренинглар үткәрде. Чарада 26 яшүсмер катнашты.
Балигъ булмаганнар танышуның кеше тормышындагы роле һәм танышу кагыйдәләре турында белделәр. Шулай ук аларга төрле халыкларның төрле вакытта ничек танышулары турында сөйләделәр. Тәкъдим ителгән уеннар һәм биремнәр төркемнәрдә аралашу күнекмәләрен формалаштырырга һәм шәхесләр арасындагы конструктив мөнәсәбәтләрне төзергә ярдәм итте. Психологик тренинг һәр катнашучының проблемалы ситуацияләргә реакция үзенчәлекләрен ачыклады.
Чара социаль элемтәләрне яхшыртуга ярдәм итте.