Социаль эш буенча белгечләр «Тернәкләндерү һәм карау мәктәбе» технологиясенә өйрәнәләр

2023 елның 15 мае, дүшәмбе

11 майда Министрлыкның Республика ресурс үзәгенең симуляция классы базасында Татарстан Республикасы социаль учреждениеләре хезмәткәрләре өчен «Өлкән яшьтәге гражданнарны һәм карауга мохтаҗ инвалидларны карау нигезләре» темасына укулар узды. Аны Яр Чаллы шәһәренең «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль эш буенча белгече, Тернәкләндерү һәм карау мәктәбе җитәкчесе, региональ тренер Резеда Габдрахманова үткәрде.

Халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәкләре белгечләре өчен квалификация күтәрү курслары «Демография» милли проекты кысаларында чаралар планы буенча оештырылды.

Резеда Габдрахманова уку вакытында туган барлык сорауларга тулы җаваплар бирде. Тыңлаучылар практик дәресләр вакытында алган күнекмәләр өчен рәхмәт белдерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International