«Астра» тернәкләндерү үзәге – «Абилимпикс» чемпионатында катнашучы

2023 елның 29 мае, дүшәмбе

Алабуганың «Астра» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге инвалидлар һәм мөмкинлекләре чикле кешеләр арасында һөнәри осталык буенча региональ чемпионатта катнашты.

12 майда үзәк тәрбияләнүчесе Азалия Яфясова «Вокал» юнәлеше буенча «Башкаручы осталыгы» компетенциясендә 1 урынны алды.

23 майда Юлия Смирнова һәм Алина Ганиева башка студентлар белән «Адаптив физик культура» компетенциясендә ярыштылар. Үзәк белгечләре Александр Пензина һәм Эмилия Эмирбекова ярыш экспертлары ролендә чыгыш ясады.

27 майда Маргарита Захарян мәктәп укучылары арасында «Адаптив физик культура» компетенциясендә беренче урынны, ә Рания Ильясова «Сабын ясау» компетенциясендә өченче урынны алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International