«Изгелек» үзәге тернәкләнүчеләрен арыганлык белән көрәшергә өйрәтәләр

2023 елның 30 мае, сишәмбе

Бүген Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәге базасында «Арыганлык белән көрәшәбез» мини-тренингы узды. Аны социаль хезмәтләр алучыларның психологик һәм физик арыганлыгын профилактикалау максатыннан үткәрделәр.

Башта катнашучылар тест ярдәмендә хәзерге вакытта стресс дәрәҗәсен билгеләделәр. Аннары психолог арыганлыкны профилактикалау һәм җиңүнең төп алымнарын күрсәтте. Социаль хезмәтләр алучылар чарадан күтәренке рух һәм дәрт алуларын билгеләп үттеләр.

Тренингта 12 кеше катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International