Бәйрәм алды һәм бәйрәм көннәрендә КФҮнең эш вакыты турында

2023 елның 30 мае, сишәмбе

РФ Хезмәт кодексының 112 маддәсенең 1 өлеше, шулай ук «Татарстан Республикасында бәйрәм һәм истәлекле көннәр турында» 1992 елның 19 февралендәге 1448-XII номерлы Татарстан Республикасы Законы нигезендә 12 июнь – Россия көне һәм 28 июнь – Корбан бәйрәме эшләми торган бәйрәм көннәре булып санала. Бәйрәмнәр уңаеннан Татарстан Республикасында Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең күпфункцияле үзәге бүлекләренең / филиалларының эш графигы үзгәрә.

Бәйрәм алды, ял һәм бәйрәм көннәрендә учреждениеләр түбәндәге график буенча эшләячәк:

12 июнь – ял көне;

13 июньнән – гадәти режимда эш көннәре;

27 июнь – бәйрәм алды эш көне, эш көне озынлыгы 1 сәгатькә кыскартылган;

28 июнь – ял көне;

29 июньнән КФҮ бүлекләре / филиаллары гадәти режимда эшләячәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International