26 майда Әгерҗе муниципаль районында балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютлар директорлары һәм хезмәткәрләре өчен «Һөнәри юнәлеш бирүне үстерү перспективалары, үстерүче һөнәри юнәлеш бирүче мохит булдыру» дигән күчмә семинар-киңәшмә узды.
Семинар кысаларында ике тематик мәйданчык эше оештырылды. «Балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютларда тәрбияләнүчеләрдә хезмәт компетенцияләрен формалаштыру» тематик мәйданчыгында социаль приютлар директорлары Әгерҗе районындагы «Наз» приютының һөнәри юнәлеш бирү остаханәләре эше белән таныштылар.
Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Юлия Абдреева «Балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютлар эшчәнлеген оештыру буенча төп бурычлар һәм аның тәрбияләнүчеләренә һөнәри юнәлеш бирү мохите» дигән доклад белән чыгыш ясады.
Татарстан Республикасында Террорчылыкка каршы комиссия аппараты җитәкчесенең яшьләр ярдәмчесе Ксения Соколова мәйданчыкта катнашучылар белән балигъ булмаганнар арасында террорчылыкны һәм экстремизмны профилактикалау темасын карады. Балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютларда санитар-эпидемиологик иминлекне саклау мәсьәләләрен ТР Роспотребнадзор идарәсенең балалар һәм яшүсмерләр гигиенасы буенча күзәтчелек бүлеге башлыгы урынбасары Марина Карпова яктыртты.
Күчмә семинар-киңәшмә барлык катнашучылар өчен дә уңышлы үтте. Мондый чаралар социаль өлкә учреждениеләренә үсеш алырга һәм һөнәри дәрәҗәләрен күтәрергә ярдәм итә.